ЛЫПЫРДАТУ ф. 1) Асылынып торган берәр җиңел әйберне, киемне җилфердәтеп үзенә бер тавыш чыгару. Сукно тышлы кара мех бүрек, киез итекне сыдырып ката ясап бетергән дә чалбар балакларын лыпырдатып рәхәтләнгән. М.Мәһдиев 2) Асылындырып төшерү, буш, иркен итеп кую. Клуб эчендә аяк басарлык урын юк, мамык шәлләрен муенга төшереп өйгән яланбаш кызлар, ак киез итекләренең кунычын сыдырып, киң чалбар балакларын лыпырдаткан, сырма кигән егетләр түгәрәк уен уйныйлар иде. М.Мәһдиев Лыпырдата башлау Лыпырдатырга тотыну Лыпырдатып тору Гел, бертуктаусыз лыпырдату |