ЛЫП иярт. 1. Кинәт утырганда, авыр йомшак әйбер төшеп киткәндә, бәрелгәндә барлыкка килгән тавышны һәм шуның рәвешен белдерә. Башына кинәттән генә әллә кайдан килеп кергән бу сораулардан аптырашта калыпмы, лып итеп утырды. Р.Мирхәйдәров. Лып итеп җиргә килеп төштем. Ф.Фәтхелислам. Бохар песиенең лып итеп идәнгә сикерүе ишетелде. Р.Хафизова 2. рәв. мәгъ. Кинәт, капыл. Янып торган утлы күмер – көлгә салсаң, лып сүнәр. Мәкаль. – Ничек яңа кәҗә? – дип гаҗәпләнде Анна Афанасьевна һәм, хәле бетеп, янындагы ташка лып утырды. А.Хәлим |