ЛЫКЫНУ ф. сөйл. Бик күп ашау, эчү, артык күп, комсызланып ашау, эчү. Дуңгыз булганчы лыкынмасаң ярамас идемени. Х.Вәлиәхмәтов. «Кибет ачылмас борын лыкынып өлгергән», – дип уйлады инспектор... Ф.Баттал Лыкынып тору Гел лыкыну; хәзер лыкыну Лыкынып утыру Озаклап лыкыну. Аңлый алмыйм мин: ничек инде ул «Кысла» хәрчәүнәсендә көне-төне сыра лыкынып утырырга була? Р.Гаффар |