ЛЫКЫЛДА’У ф. 1) сөйл. Туктаусыз сөйләү, сөйләп тору. Утырып сез бозаулар берлә бергә, Лыкылдыйсыз иҗекне бергә-бергә. Г.Тукай. Сәер кеше икәнсең, мин һаман лыкылдыйм, ә синең сыңар сүз әйткәнең юк. М.Хуҗин 2) Кирәкле-кирәксез нәрсә сөйләү, тиешле-тиешсез вакытта, ялгыш сөйләү. Ниткән Айсин турында лыкылдыйсың син, кода-а-а? А.Хәлим 3) диал. Бытылдау, яшь балаларның төрле авазлар чыгарып сөйләшкәндәй итүе. Мохтар аның сүзләренә күбесенчә мәгънәсез балалар лыкылдавы шикеллерәк карый. Ш.Камал. Урам баласы төсле лыкылдарга керештегез. Г.Тукай Лыкылдап алу Бераз лыкылдау Лыкылдап тору Гел, бертуктаусыз лыкылдау, хәзерге моментта лыкылдау Лыкылдап утыру Озак, дәвамлы лыкылдау Лыкылдый бирү Бернигә дә карамый тик үзенчә лыкылдау |