ЛЫК рәв. 1) Кинәт, тиз генә. Ләкин теге үзенекен эшләде: сабыйлар, хатыннарны сытып эчкә узды һәм тәрәзә янындагы урынга лык итеп утырды. М.Мәһдиев. Лык итеп күтенә утырды да, күзләрен челт-челт йомып, муеннарын боргалап калды. Ә.Хәбибуллин. Өлкән яшьтәге тоткын чиләккә капланып су эчәргә керешкән иде, артына лык иттереп китереп типтеләр. А.Гыйләҗев

2) Чигенә кадәр, авызына кадәр, шыгрым. Күр әле син бу байлыкны – сумкам лык тулы – нинди генә ризык юк монда! Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә