ЛЫГЫРДЫК и. сөйл. 1. Һәрвакыт лыгырдаучы, күп һәм буш сүз сөйләүче, сафсата сатучы кеше, тел бистәсе. Аннары миңа әйтте: «Мондый лыгырдыкларны бер-ике ай фронт гарасатында газап чиктерәсе иде!» – диде. Т.Әйди. Ә мин бөтенләй түземем беткән кеше кебек кыланам, беркетмәне, каләмемне ташлап әйтәм моңа: – Җитте, лыгырдык! Сиңа вакыт әрәм итеп тормыйм мин. Ф.Галиев. Мин власть башына килүгә үк лыгырдыкларны куып чыгарачакмын, ди. Т.Миңнуллин 2. с. мәгъ. Күп һәм буш сүз сөйли торган. Уф, бу лыгырдык авызыңны япмасаң, машинагыздан сикереп төшеп калам инде. Ф.Яруллин. Авызыңда ничек тату яши лыгырдык тел белән акыл теше. Б.Рафиков. Әти йөгереп барып бер себеркене эләктереп алган да теге лыгырдык Жалатурин кешесенең кирәген бирә башлаган. Мәдәни җомга |