ЛЫГЫРДА’У ф. 1) Белер-белмәс берәр нәрсә турында сөйләү, кирәкмәгәнне, сөйләргә ярамаганны сөйләү. [Кыз:] Мәхәббәтсез! Лыгырдый шунда җукны. Г.Тукай. Я, нәрсә лыгырдый бу юләр тел?! Н.Гыйматдинова. Менә шулай юк-бар лыгырдап ансат кына котылмакчы булды Сушков. Х.Вәлиәхмәтов

2) Артык күп сөйләү, әһәмиятсез, җитди булмаган сүз яисә гайбәт сөйләү; сафсата сату. Тегермән кебек күп лыгырдыйсың. Г.Толымбай. Лыгырда инде, лыгырда, дип, җүләр кеше сыман авыз ерып утырдым. Г.Мөхәммәтшин. Ул әйткәнне кире кагу, киресен исбатлау юкка лыгырдау, тәмам буталып бетү булыр иде. М.Галиев

Лыгырдап алу Берара, бераз лыгырдау

Лыгырдап йөрү Теләсә кайсы җирдә, теләсә кайсы вакытта лыгырдау. Әле син монда сасытып утырасыңмы? Көн буе өй борынча лыгырдап йөреп армадыңмыни? Ф.Бурнаш. Тикшерүче барысын да белә. --- Күрәсең, Гапониныгыз, исереп, үзе лыгырдап йөргән... М.Насыйбуллин

Лыгырдап ташлау Ялгышлык белән, үзе дә теләмәстән кирәкмәгәнне лыгырдау. Әйе, мин сине алып китәм, дидем, артыгын лыгырдап ташладым. Н.Гыйматдинова

Лыгырдап тору Бертуктаусыз лыгырдау; хәзерге моментта лыгырдау

Лыгырдап яту сөйл. к. лыгырдап тору. Юкны лыгырдап ятмале яңабаштан! Ә.Хәсәнов

Лыгырдый башлау Лыгырдарга тотыну. Таяк белән тәрәзәнең карындыгына төртеп: – Ни эшләп ятасыз тагы! Әллә төш җиткәнен көтәсезме? – дип лыгырдый башлыйлар. Г.Ибраһимов

Лыгырдый бирү Бернигә карамый лыгырдау. «Әйдә, лыгырдый бирсеннәр», – дип уйлады Хәлим һәм авылдан чыкканчы башын төшермәде: янәсе, бик исем китә минем сезгә. И.Гази



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә