ЛЫБЫРДА’У ф. 1) Әкрен генә лепердәү, гөбердәү. Аш күңелле генә лыбырдап кайный башлагач, үзенең бик хәтерле, үтә тырыш булуын тагын күрсәтеп өлгерде. Ф.Баттал

2) Басынкы тавыш белән ишетелер-ишетелмәс, аңлаешсыз сөйләшү

3) Әһәмиятсез, җиңел нәрсәләр турында, уен-көлке белән сөйләшү. Үзебезнең озын, амбар кенәгәсе хәтле ян кесәләр ябыштырылган язгы-көзге драп пальтоларны киеп, лыбырдап, Амур затонына төштек, тактага төрелгән кызганыч су асты көймәләре белән саубуллаштык. М.Мәһдиев

4) Артык күп сөйләшү, такылдау; кирәкмәгәнне, урынсыз, саксыз сөйләү. Тик син бу хакта теләсә кайда, бигрәк тә блоклейтер улы Паул алдында лыбырдама. Т.Әйди

Лыбырдап алу Берара, бераз гына лыбырдау

Лыбырдап йөрү Теләсә кайда лыбырдау

Лыбырдап тору Бертуктаусыз лыбырдау

Лыбырдый башлау Лыбырдарга керешү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә