ЛУ’ПА и. фр. Кысага утыртылган бер яки берничә кабарынкы линзадан гыйбарәт җайланма; зурайткыч пыяла. Лупа сыман калын пыялалы күзлеге танавының очына ук шуып төшкән, читтән караганда, үзенә күрә түгел, ярыйсы гына укымышлы дама күренә. А.Хәлим. Лупа ярдәмендә без предметны 2–25 тапкыр зурайтылган хәлдә күрәбез. Биология. Медицина атласын ачып, йөрәк фотослайдын кулдагы лупа белән караштыргалыйм. Шәһри Казан |