ЛӨЗҮМ и. гар. Кирәклек, тиешлек. Шуның өчен алар --- җәмгыяте хәйрия ясау лөзүмен күптән хис итмәктә иде. Г.Тукай. Рус лисаны илә бәрабәр мәмләкәтемезнең низам вә каванина ашнә улмак лөзүме дә һәммәбезгә мәгълүмдер. Г.Ибраһимов ◊ Лөзүм күрү Тиеш дип табу, кирәк дип санау. Хәмидә тыныч вакытында каенагасыннан кача торган иде. Мондый [гадәттән тыш] эшләр булып киткәч, яшеренеп торырга лөзүм күрмәде. М.Гафури. Ул турыда сөйләргә лөзүм күрмичә, фәкать хәтергә килгән берникадәр [фикерләрне] генә язам. Ф.Әмирхан. Лөзүм табу к. лөзүм күрү |