ЛО’ЦМАН и. голл. 1) Аерым урыннарда йөзү шартларын яхшы белүче һәм фарватердан чыкмыйча диңгез яки елга судноларын үткәрүче белгеч. Лоцман шул ноктаны тапты, барып басты, сумкасын ачып бинокль чыгарды, блокнот, каләм алып тәрәзә төбенә куйды һәм тагын елмайды. М.Юныс 2) зоол. Ставридалар семьялыгыннан акула һ.б.ш. эре балыклардан калган азык өчен ерак араларны йөзеп үтә торган кечерәк балык. Бары тик лоцман балыклары гына калган. Р.Батулла |