ЛОТЕРЕ’Я и. ит. 1) Билетларга акча һәм әйбер отышлары уйнату. Мөстәкыйль Татарстан җөмһүриятендә беренче тапкыр акча-әйбер лотереясы үткәрелде. Казан утлары. Алманиядә 70 яшьлек карт лотереяга 4 миллион доллар акча откан һәм отыштан баш тарткан. Мәдәни җомга. Лотереялар уйнатып кына газетаны яраттырып булмый. Татарстан яшьләре 2) сөйл. Тормышта, эш-гамәлдә нәрсәнең дә булса хәл ителүендәге очраклылык, уңышның яки уңышсызлыкның очраклы булуы. Югалган буын түгел без, кыйналган буын гына. Тормыш лотереялары уйналган буын гына. Ф.Яруллин |