ЛОМОВОЙ и. рус тар. к. ломовой извозчик. Аннан базардагы агай-энеләргә, чаттагы извозчикларга, кибеттәге приказчикларга, биржадагы подрядчикларга, хәрчәүнидәге половойларга, йөк ташучы ломовойларга күз-колак булырга куштым. Т.Гыйззәт. Ломовой арбаларына салынган пулемётларны, утын төсле әрдәнәләп төялгән винтовкаларны каядыр күчерәләр. К.Тинчурин. Урамнарда даңгыр-доңгыр узган ломовойлар, тротуар буйларында сала агайларының ат арбалары, кыскасы, нэп тудырган чын базар, чын сәүдә оясы! Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә