ЛОМБАРД и. фр. Залогка әйбер алып, шуның өчен кыска вакытка бурычка акча биреп тора торган кредит учреждениесе. Мин дә бер пальтомны илтәм, әйдә, дус, ломбардка бар. Г.Тукай. Мәскәү белгечләре үткәргән тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бүген ломбардлар күбесенчә сату белән генә шөгыльләнә икән. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә