ЛОМ и. рус Боз, таш, цемент һ.б.ш. каты нәрсәләрне вату, тишү өчен, бер яки ике башы да очлы итеп авыр тимердән ясалган таяктан гыйбарәт эш коралы. Бу рәсми сүздән соң Фәйзуллин табылдыгын Туфан учыннан тиз генә суырып алды да, кулъяулыкка төреп, эчке кесәсенә салды, чокырга төшеп, бишләтә көч белән ломга тотынды. М.Галиев. Җәй уртасы. Урман аланы. Төп кубарып йөри кешеләр. Кайсы көрәк, кайсы лом тоткан, алны-ялны белми эшлиләр. Ф.Яруллин. Берсендә мин ломны тартып чыгарган итенеп тартып караган идем дә, кая ул – селкенми дә! Ә.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә