ЛОКА’УТ и. ингл. Эш бирүче тарафыннан эшчеләргә басым ясау максаты белән акча түләмичә тору, предприятиене вакытлыча ябу, эшләп чыгару күләмен киметү кебекләрдән гыйбарәт чара. Менә бер заман локаут! Г.Тукай. Бу заводның локаут ясап, яшенә-картына, иренә-хатынына карамаенча, урамнарга чыгарып, эшчеләрне газаплаганы мәгълүмдер. Урал. Локаут нәтиҗәсендә бихисап хоккейчы вакытлыча эшсез калды. Кызыл таң |