ЛОКА’ТОР и. лат. махс. Берәр нәрсәнең урынын аңардан килгән тавыш һәм радиодулкыннар ярдәмендә билгели торган аппарат. Керү белән лоцман елмайды, барыбыз белән дә баш иеп исәнләште һәм, исәнләшүен дәвам иткәндәй итеп, рубка эчендәге приборларны, штурвалны, локаторны, компас репетиторын – бар нәрсәне күзәтеп, барлап чыкты. М.Юныс. Ярканатларның кайтаваз тота торган локаторлары аларга һавада очкан бик вак бөҗәкләрне дә табарга һәм шул вакытта бер-берсенә дә бәрелмәскә ничек ярдәм итә. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә