ЛОКАЛЬ с. Аерым бер урынга гына хас, билгеле бер чиктән чыкмаган; урынчыл, җирле. Дөньяда һәлакәтләр күбәеп китте... Төрле җирләрдә локаль сугышлар кабынып китә, --- тоталитар режимнар егыла. С.Шәмси. Күк йөзенең төрле почмагында локаль шартлау күренешләре дә булгалый. Ф.Хәкимов |