ЛО’ЗУНГ и. нем. 1) Сәяси, дини һ.б. өлкәләрдә кулланылган, төп идеяне яки таләпне, бурычны белдерә торган кыска мөрәҗәгать; кыска өндәмә; шигарь. Трибунадан яңгыраган лозунгларга бер дә туры килми ич болар! А.Гыйләҗев. Без лозунглар кычкырдык, барабан кактык. М.Мәһдиев. Декабристларның кыю лозунглары барлык милләтләрнең солдат һәм крестьян массаларына зур йогынты ясый. Татар әдәбияты тарихы

2) Шундый мөрәҗәгать, өндәмә язылган плакат. Ул, башта берни эндәшми, стенадагы лозунгларга күз салды, аннан, туп-туры витрина янына килеп, үрелеп-үрелеп аны укый башлады. Р.Хафизова. Дин сөреме белән агуланган көйле вәгазьләр, сыйфатсыз рифмалы лозунглар да җитәрлек. М.Госманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә