ЛО’ЖА I и. фр. Тамаша залындагы партер һәм ярусларның ян стеналары буенча берничә кеше утырырлык итеп ясалган аерым бүлеме. Партер ишеге төбенә аягүрә басып тыгылган халыкны ерып-этәреп, кысыла-кысыла фойега чыкты да Гәүһәрләр утырган ложага таба борылды. Г.Ибраһимов. Шул чакта мин ложа ишеге төбендәрәк бер төркем яшьләрнең кемнедер уратып алуларына игътибар иттем. Ә.Еники. Ире белән ложада утырган Солтанияне каршы яктан теге «биш көнлек командировка»ның үзенә төбәлгән бинокле куырып киптергән шикелле итте. Ә.Гаффар |