ЛОГОТИП и. гр. 1) Типография шрифтының ике яки өч хәрефтән торган берләшмәсе; лигатура

2) Предприятие, фирма, физик зат, төрле берләшмә һ.б.ш. тарафыннан үзен халык арасында таныту, хәтердә калдыру, реклама кебек максатлар белән файдаланылган, бары тик үзенә генә хас график билге, эмблема яки символ; теркәлгән сәүдә маркасы. Танышлыгыбызның истәлеге итеп, үзегезгә «Ягуар» логотибы төшерелгән берничә әйбер сайлагыз: галстуктыр, каештыр, шарфтыр ишеләрдән; алар сезгә миннән бүләк булыр. Р.Мирхәйдәров. Бейсболканың төрле формада эшләнгәннәре бар. Аны логотип белән яисә үзеңнең исемеңне язып бизәп тә була. Сак бул!



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә