ЛО’ГИКАСЫЗЛЫК и. Логикасыз булу, логика җитмәү; эзлексезлек. [Г.Камал типларында] сабыйларча логикасызлык, акылсызлык та гәүдәләнә. Г.Кашшаф. Бәлки, Л.Янсуар докладында, ахырга кадәр тыңласак, кайбер яшь каләмдәшләренең, көчле абстракцияләргә нигезләнгән, дип макталган шигырьләрендә логикасызлык күренеше өстенлек итүне әйткән булыр иде. Шәһри Казан |