ЛО’ГИКА и. гр. 1) Фикер йөртү формалары һәм аның законнары турындагы фән; мантыйк. Кайбер галимнәр синтаксиста да логика терминнарын кулланалар: ия урынына – субъект, хәбәр урынына – предикат, тәмамык урынына объект дип язалар. М.Зәкиев

2) Табигать һәм җәмгыять күренешләре турында фикер йөртү тәртибе, шул күренешләргә хас эчке закончалык. Әйтәсе фикерең --- укучы күңелендә тиешле яңгырау алсын өчен, шигырьдә эзлеклелек, корычтай нык логика булырга тиеш. Казан утлары. Аның өчен вакыйгалар чылбырының өзелмичә дәвам итүе, аның эчке логикасы – психологиясе саклануы мөһимрәктер. С.Шәмси

3) сөйл. Фикер йөртү юнәлеше, берәр нәрсәгә караш. Шундый гаҗәеп бер логика белән Нургали эшкә тотынмакчы була, аңарда дәрт, энергия, ачу һәм ярсу – барысы бергә кайный. Ә.Еники. Әле кояш кыздыра иде, зур залда берүзем утыру әллә ничек логикага сыеп бетми иде, ләкин кая барыйм, студентларым сәхнә артында, янында мәш киләләр. М.Мәһдиев. Логиканы институтта – бер ел дәвамында, ә хатын-кыз логикасын гомер буе өйрәнергә кирәк. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә