ЛО’ГИК II с. 1) Логикага караган, логикага бәйләнешле. Логик категорияләр

2) Логика законнарына ярашлы, логика законнарына нигезләнгән. Аның логик фикер йөртүе, төрле категория кешеләренең психологиясен нечкәләп белүе күп кенә хезмәттәшләрен сокландыра. Х.Вәлиәхмәтов. Аның фикеренчә, барча атлар логик фикер йөртә алмаса да, кайберләре бу сәләткә ия, ә Ганс исә бигрәк тә. Кызыклар дөньясында. Ул уеннар ялыктырса, логик фикер йөртүгә корылган башваткычлар, кызыклы мәсьәләләр чиштерә. Татарстан яшьләре

3) Берәр нәрсәнең үзенчәлеге, эчке закончалыгы белән бәйле; закончалыклы. Либреттода вакыйгалар уңышлы итеп, логик эзлеклелек белән үстерелә. М.Җәлил. Логик басым төшкән сүз



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә