ЛОББИЗМ и. ингл. Парламентта берәр канун проектын кабул иттерү яки иттермәү яклы карар чыгарту өчен, депутатларга төрле ысуллар белән басым ясау күренеше; гомумән, сәясәттә аерым шәхесләрнең яки берләшмәләрнең мәнфәгатьләрен үткәрү институты. Безнең хөкүмәт лоббизм белән дә көрәшә алмаслык көчсезгә әйләндеме, әллә моны теләмиме? Ватаным Татарстан. Безнең эш-гамәлләребездә конъюнктура яки лоббизм чалымнарын күрергә теләүчеләрнең хаклы булмаячагын ассызыклап үтәсем килә. Татарстан яшьләре |