ЛО’ББИ җый. и. ингл. 1) Лоббизм белән шөгыльләнүчеләр төркеме, берләшмәсе, лоббистлар. Бүгенге Россиядә хәмер лоббие көчен барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Ватаным Татарстан. Чөнки лобби булу, ягъни кайсыдыр катламнарның мәнфәгатьләрен яклаган кануннар өчен тавыш бирү кесәләргә таба ришвәт чишмәсенең агуы аша тормышка ашырыла иде. Татарстан яшьләре 2) к. лоббизм. Аңа Россиянең һәр эре шәһәрендә үзләренең мегакибетләрен булдырган олигархларның депутат дуслары лобби ясый, ягъни этәрәдер инде. Ватаным Татарстан 3) к. лоббист. Эчкечелеккә каршы көрәш кайберәүләрнең бизнесына аяк чала, аларның лоббилары үзен нык сиздерәчәк, дәүләт казнасына да «шайтан суы» сатудан күп акча керә. Ватаным Татарстан. Сәнәгать-финанс лоббилары уртак базарда көндәшләре белән ярышта җиңелүдән куркалар. Шәһри Казан |