ЛИЧИ’НКА I и. рус Күпчелек буынтыгаяклыларның, кайбер җир-су хайваннарының билгеле бер үсеш стадиясендә курчак стадиясенә кадәрге чордагы халәте, корт. --- кырмыска личинкасы ашаучы бөҗәкнең тәне исерткеч бүлеп чыгара. Кырмыскалар шуны ялыйлар да исерәләр. Х.Камалов. Италиядән күчерелгән гамбузия балыгы исә бизгәк таратучы озынборын личинкаларын юк итә. Кызыклы география. Аннан [он коңгызыннан] авыр ис килеп тора, ә личинкалары тагы да озынрак. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә