ЛИЦЕ’НЗИЯЛЕ с. 1) Лицензиясе, рәсми рөхсәте булган. Аракы һәм башка төрле алкогольле эчемлекләр махсус лицензияле кибетләрдә генә. Татарстан яшьләре 2) Лицензия белән чыгарылган, лицензия нигезендә җитештелегән. Аның беркайчан да лицензияле диск алганы булмаган. Ватаным Татарстан 3) Лицензия таләп ителгән; лицензиягә бәйле. Закон проекты гамәлгә куелса, таксистлар эшчәнлеге лицензияле булырга тиеш, автомобильнең тышкы кыяфәтенә, машинаның техник торышына һәм шоферның квалификациясенә аерым таләпләр куелачак. Безнең гәҗит |