ЛИХАЧ и. рус 1) тар. Яхшы йөгерек атка җигелгән зиннәтле экипаж извозчигы; шул экипаж үзе. Бай кызларына күренешсез генә, нәсел-нәсәпсез генә кавалер белән лихачка утырып йөрү килешми. Ф.Әмирхан. Урамында трамвай, лихач, автомобиль бихисап. И.Нуруллин

2) сөйл. Тизлекне арттырып, юл йөрү кагыйдәләрен бозып транспорт йөртүче. Кулындагы мәчене машинасының тәрәзеннән эчкә тыкты да дәвам итте теге лихач ханым ---. Җ.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә