ЛИФТ и. ингл. Күп катлы биналарда һәм шахталарда кешеләрне яки йөкне күтәрү яки төшерү өчен, кабина формасындагы җайланма. Нәрсә, әллә лифт эшләмиме, сигезенче катка җәяү менгәнме? М.Мәһдиев. Лифт эшләмәү аркасында, салкын бетоннан оекчан килеш, арттан гына тын алып, унберенче катка кадәр күтәреләләр. А.Хәлим |