ЛИ’ТРЛЫ с. 1) Күләме һәм сыйдырышы литрларда исәпләнә торган. Кемнеңдер парта астындагы сөт салган чирек литрлы шешәсе идәнгә тәгәрәде. М.Мәһдиев. Күчтәнәчкә Гайфулла күптән биш литрлы банкага бал тутырып куйган иде. Ф.Яруллин 2) Сыйдырышлылыгы бер литр сыеклык микъдарына тигез булган. Литрлы банкаларга салат ясап ябу |