ЛИ’ТРЛАП рәв. Литр исәбеннән, литрлар белән билгеләнгән күләмдә. Нургали бирмәс идемени, рәхәтләнеп бирер иде, көн саен литрлап сөтен, атна саен килолап маен, дистәләп йомыркасын өләшер иде, ләкин бит күлеңә күрә чумасың… Ә.Еники. Аракыны Яңавылдан мичкәсе белән генә ташыйлар һәм, кәрәчин саткан кебек, литрлап, чүмечләп саталар иде. Н.Фәттах. Бәхетне дә литрлап кына үлчисе! Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә