ЛИТР и. гр. Күләм һәм сыйдырышлылык үлчәү берәмлеге һәм 1000 куб/сантиметрга тигез булган сыеклык үлчәү берәмлеге; шул үлчәмгә тигез сыеклык микъдары: 1 кг чиста су авырлыгына тигез. Кичләрен җиделе лампа яктысында, ярты литр керосинга да интегә-интегә, шәл бәйләде. Н.Хәсәнов. Станцияләрдә хатын-кыз бер кирпеч ипи белән бер литр сөтне берләштереп пассажирларга сата. М.Мәһдиев. Литр, килограмм, пачка, әрҗә, мичкә, капчык – шушы инде безнең тормыш. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә