ЛИТОГРА’ФИЯ и. нем. 1) Яссы таш формадан кәгазьгә рәсем бастырып алу ысулы. К.Якуб исемендәге китап фабрикасының литография цехында рәсем төшерүче булып эшли башладым. Гасырлар авазы

2) Шундый ысул ярдәмендә төшерелгән рәсем. Анда XIX гасыр татарларының киемнәре, алка, беләзекләр, изү каптырмалары, чүлмәкләр, күн мозаикасы, намазлыклар, Коръәннәр, Э.Турнерелли, Э.Турин һ.б. осталарның литографияләре урын алган. Мәдәни җомга. Безнең графикларның эшләре күтәрелеш кичерә, алар бик саллы гына эшләп киттеләр, афортлар да, литографияләр дә, бик үзенчәлекле рәсемнәр дә ясыйлар. Шәһри Казан

3) Шундый ысул белән рәсем яки язу бастырып ала торган цех яки предприятие. Исем казанган хаттатлардан Рәхмәт Әмирхан, Мостафа Әлдермеши, Петербург университетының каллиграфия укытучысы Ибнеяминов, М.Чутай, Казан университеты укытучысы Гали Мәхмүдов белән Казан литографиясендә гравёр булып эшләүче Лотфи Өммәти кебекләрне күрсәтергә мөмкин. И.Рәмиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә