ЛИТА’ВРА и. гр. Күн яки пластик белән тышланган берничә (җидегә кадәр) ярымшардан гыйбарәт бәрмә уен коралы. Тромбоннарның куркыныч яңгыраган авазлары, литавралар гүләгән, барабаннар дөбердәгән тавыш белән кушылып, тәмам җиңеп чыкты. Ш.Хөсәенов