ЛИ’РИКА и. гр. 1) Эчке кичерешләрне, хис-тойгыларны дулкынландыргыч итеп сурәтли торган, шигъри формадагы әдәби әсәр төре. Б.Эйхенбаум «Шигырь мелодикасы» дигән әсәрендә лирика әсәрләрен аһәң ягыннан өч типка бүлә. Г.Нигъмәти 2) Шундый төр әдәби әсәрләр. Минемчә, фронт лирикасы да, бигрәк тә хәзер, кирәкле һәм мөһим жанр. М.Җәлил. Фаил Шәфигуллин лирикасы да – күңелдәге сагыш. Р.Шәфигуллина 3) Нәфис хис, эчке кичерешләр. Хисмәтнең дә шулай тормышында, Тирән лирикалар булган күк, Эпос та бар, озын проза да. Ш.Маннур |