ЛИРИЗМ и. гр. 1) Сәнгать әсәрләрендә нечкә хислелек, шигърилек, эмоциональ төсмер. Тулаем алганда, ХХ йөз башы татар әдәбиятындагы психологизмга эмоциональлек һәм лиризм хас... Г.Халит. --- мәхшәрле еллардан соң шактый гына вакыт үткәч иҗат ителгән картиналары лиризм белән сугарылган. Мәдәни җомга 2) Лирик халәт. Чөнки анда тынгысыз үткен фикер, самими лиризм, хис чынлыгы көчле. Татар әдәбияты тарихы |