ЛИ’РА I и. гр. 1) Борынгы Грециядә барлыкка килгән кыллы музыка коралы. Тагын бер кырыйда – кара көмештән коелган мәһабәт бер лачын сыны, чын сәдәфтән эшләнгән лира һәм каләм сабы. Г.Бәширов. Лира чыңлый, Гомер җырлый эш кешесен зурлап. Г.Афзал 2) астр. Күкнең төньяк ярымшарындагы Киек Каз Юлы буена урнашкан бер йолдызлык исеме. Безнең Кояш системасы Лира һәм Геркулес йолдызлыклары юнәлешендә 20 км/сек тизлек белән хәрәкәт итә. Астрономия 3) күч. шигъ. Поэзия, поэтик иҗат, шигърият символы; саз. Мин аңа багышлап шигырьләр язган булам ---, саф йөрәктән булган мәхәббәтем мәсхәрә ителгәч, җансыз лирам сиңа азык була алмас. Т.Гыйззәт. Милләтчелек, халыкчанлык лирасын тагып йөрүче егетләр турында. Ф.Бурнаш |