ЛИНОТИП и. лат. полигр. Типографиядә бөтен бер юлны тоташтан коеп җыя торган хәреф җыю машинасы. Тик әле хәзергә, өстәмә линотип машиналары кайтканчы, ручной наборда эшләп тора икән. Ф.Хөсни. Линотип бүлмәләре, литография бүлекләре берәм-берәм ачылдылар. Г.Гали



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә