ЛИНО’ЛЕУМ и. лат. Полимер матдәләрдән эшләнгән, идән капламасы буларак файдаланыла торган сыгылмалы материал. Палубада электрод калдыклары, тимер кыйпылчыклары, майга буялган чүпрәкләр, линолеум кисәкләре аунап ята иде. М.Юныс. Кулга, клеёнкага һәм линолеумга тигән кечкенә кара тапларын шырпы башы белән бетерергә мөмкин. Йорт эшләре. Бүлмәләре пластик панельләр белән бүленгән, идәннәре – линолеум, түшәмнәре синтетик материалдан ясалган плиткалар белән капланган өйләрдә булганым бар. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә