ЛИ’НИЯ и. лат. 1) Аралашу юлы (җир өсте, һава, су юллары). Һава линияләрен төзегәндә төрле изоляторлар, ыргаклар, штырьлар, овал тоташтыргычлар кулланыла. Авыл хуҗалыгы электригы белешмәсе. 27 ноябрьдә Казанда беренче троллейбус линиясе ачылуга 60 ел тулды. Татарстан яшьләре 2) Телефон, телеграф элемтәсе һәм электр энергиясен тапшыру корылмалары. 1964 елны Свердловск белән Каменск-Уральск арасында булган шквал электр тапшыру линияләренең металл терәкләрен 90 градуслы почмак ясап бөккән. Кызыклы география. Энергетика объектларында мондый янгыннардан бигрәк тә 0,4–10 Кв көчәнешле агач баганалы электр линияләре зыян күрә. Мәгърифәт 3) Окоп һәм хәрби ныгытмаларның чиге; рубеж 4) Берәр продуктны эшләп чыгару конвейеры. Безгә әле яңа технологик линия төяделәр. Ә.Хәбибуллин 5) күч. Эш юнәлеше, карашлар юнәлеше; мәсләк. Бу линияне яклаучылар да булды. М.Мәһдиев |