ЛИ’НЗА и. нем. 1) Яктылык нурларын сындыру (үзгәртү) өчен, бер яки ике ягы да кабарынкы итеп ясалган оптик пыяла; ясмык пыяла. [Гата] физика шкафлары куелган класста унынчы класс укучылары белән көн ятты, төн ятты. Линзалар, амперметр, омметрлар, магнит дугалары ---. М.Мәһдиев. Ике ягы да кабарынкы линзаның фокаль яссылыгында яссы көзге урнаштырылган. Физикадан мәсьәләләр җыентыгы

2) Күрү сәләтен арттыру яки үзгәртү өчен, турыдан-туры күз өстенә ябыштырып куела торган үтә күренмәле йомшак түгәрәктән гыйбарәт күзлек. Контакт линзаларын урынына утыртып куюга, дөнья ачык булып күренә башлый. Кәеф ничек?

3) геол. Тау токымының чагыштырмача зур булмаган, ясмыксыман формалы ятмасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә