ЛИНЕ’ЙКА I и. рус 1) Туры сызык сызу яки берәр нәрсәнең озынлыгын үлчәү өчен, сантиметрларга, миллиметрларга бүленгән юка озын һәм тар планка. Юбканы өскә кидереп, итәк очын линейка белән идәннән үлчәп тигезлиләр. Йорт эшләре

2) хәрби Лагерьны кварталларга бүлә торган юлларның берсе

3) Уку яки тәрбия учреждениесендә балаларның тантаналы чара өчен тезелешеп басуы һәм шулай үткәрелгән чара үзе. Беренче дәрес алдыннан линейкага тезделәр. М.Мәһдиев. Ул пионерларны тантаналы линейкага тезелергә чакыра иде. Р.Хафизова. Иртәнге линейка, тәрбия сәгатьләре, сәламәтлек сәгатьләре --- – барысы да Роза ярдәме белән үтә. Мәгърифәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә