ЛИМУЗИН и. фр. Каты ябык кузовлы, шофёр белән пассажир салонын аерып торган пыяласы булган озын җиңел автомобиль. Кармен залда үзе уйлаганга караганда озаграк тоткарланды, начар яктыртылган Тверская урамына килеп чыккач, егетләрнең лимузины әле һаман китмәгәнен, аны көтеп торганын күрде. Р.Мирхәйдәров. Чия төсендәге лимузин – тәгәрмәч өстендәге чын сарай. Мәдәни җомга. Дөньяда иң озын лимузинны Калифорниянең Бербэнк шәһәрендә Джей Орберг уйлап тапкан һәм җыйган. Мәдәни җомга |