ЛИМО’ННИК и. рус 1) Лимонникчалар семьялыгына караган, тәме, исе белән лимонга охшаган кызыл җимеш бирә һәм үрмәләп үсә торган куак үсемлек. Атаклы женьшень (кытайчадан – кеше-тамыр дигән сүз. Уйлансаң, олы хикмәт бар бу чагыштыруда), элеутерококк, лимонник, актиния... Р.Фәйзуллин. Лимонник кытай медицинасында моннан мең еллар элек инде «биш төрле тәм җимеше (әчкелтем, ачы, татлы, камаштыргыч, борычлы)» исеме белән билгеле булган. Бакчачы календаре 2) Бу үсемлекнең тамырыннан, орлыгыннан яки җимешеннән ясалган төнәтмә (медицинада хәл кертә торган дару буларак кулланыла). Даруханәдән элеутерококк яки лимонник алып эчү дә файдалы. Ватаным Татарстан |