ЛИМОНЛАП рәв. Лимон белән, лимон салып, лимон кушып. «Сиңа күп сөйләргә ярамый, врачлар кушмый», – дип гел тыйдылар һәм аны юатыр, тынычландырыр өчен, тамчылап даруын эчерделәр, лимонлап чәен китерделәр, тәлинкә тутырып алмасын, чиясен китереп куйдылар. Ә.Еники. Рәхәт, һава сафланып киткәндәй кебек, мунча янында урнашкан 3 нче икмәк комбинатыннан чыккан тәмле хуш ис борынны кытыклый, их, лимонлап кайнар чәй эчәсе иде хәзер. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә