ЛИМО’НКА и. рус 1) Лимонга охшаган груша төре 2) сөйл. Формасы белән лимонга охшаган, калын тышчалы кул гранатасы. --- постка немец автоматы тоткан бер таза егет баскан иде. – Кайчаннан бирле торасыз? – дип сорады Ковригин. Бил каешына лимонкалар таккан егет: – Ярты сәгать чамасы, иптәш капитан, – дип җавап бирде. З.Фәтхетдинов. Противогаз букчасыннан алып кесәләренә ике лимонка тыкты, шинелен салып карга ташлады ---. З.Зәйнуллин |