ЛИМОНАД и. рус Лимон яки башка җиләк-җимеш суы кушып ясалган татлы эчемлек. – Их, бер-ике шешә лимонад алырга иде хәзер, – дигән булам мин улыма. М.Мәһдиев. Софи ханым --- кафедан чыкканда шоколад һәм берничә шешә сыра белән лимонад алырга булды. Т.Әйди. Ике шешә лимонад алып, дуслар белән утырдылар да, тагын гадәти солдат тормышы башланды. Р.Вәлиев |