ЛИМОН и. фар. 1) Рутачалар семьялыгына караган, тропик һәм субтропикларда үсә, эре җимеш бирә торган мәңгеяшел цитрус агачы. Ике елның берендә лимон һәм апельсин агачларын кар күмеп китте, чәй куаклары өшеде, плантацияләрдә йөзем уңышы да бермә-бер кимеде. А.Тимергалин. Тагын да арырак әнә лимон үсентеләре. В.Имамов. Бүлмәдә үсә торган миңле гөлнең (бегония) кайбер төрләрен, лимонны, узамбар миләүшәсен (сенполияне) яфрак чыбыкчаларыннан үрчетәләр. Биология

2) Лимон агачының калын сары кабыклы, әче һәм хуш исле озынча йомры җимеше. Ул арада аларның борын төбеннән генә өлгергән лимон төсендәге сап-сары «Жигули» узып китте... А.Гыйләҗев. Бер читтә пирамида итеп лимон өелгән иде, һәр данәсе унбиш тиен, бер дистә алдым, авылда юк бит. М.Мәһдиев

3) жарг. Миллион сум. Әллә син, Сәмыйк, чыннан да аңгыра, әллә башыңны диванага салып, мине мыскыл итәсең. Лимон ул – бер миллион дигән сүз, ахмак! М.Галиев. Йөз лимон тапсам, мин китап чыгармас идем, илле лимонын хатынга биреп, калганына машина алып, авылга китәр идем. Р.Батулла

4) Төсләрнең аерым төсмерен белдергән тезмәләрдә «шул җимеш төсендәге» мәгънәсен белдергән компонент. Лимон сары – ышанмау һәм саклану төсе. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә