ЛИМИТСЫЗ с. 1. Лимит белән билгеләнмәгән, лимиты булмаган, лимит белән чикләнмәгән. Барлык студентларга махсус лимитсыз тариф буенча эшли торган, югары тизлекле Интернеттан файдалану мөмкинлеге тудырылган. Туган як. Лимитсыз чыгым

2. рәв. мәгъ. Лимиттан тыш, лимитка карамыйча. Мәгариф министрлыгы шәһәр һәм район хакимиятләренең мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләренә Интернет челтәреннән лимитсыз файдалану механизмын аңлатып хатлар --- җибәрде. Кызыл таң. Президентыбыз да халык мәнфәгатен өстен куеп, 12 гыйнварда ук льготалы гражданнарга транспортта лимитсыз йөрү мөмкинлеге тудыру турындагы карарга кул куйды. Алабуга нуры



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә